Шәле авылында яңа юллар салалар, булганнарын ремонтлыйлар
Авыл территорияләре үсешендә республика һәм муниципаль программаларның ярдәме бик зур, бүгенге көндә алар Шәле авыл җирлегендә тормышка ашырыла.
Бу көннәрдә яңа урамнарда - Победа һәм Горная урамнарындагы юлларга вак таш җәю эшләре төгәлләнеп килә.
Табиб амбулаториясе каршында һәм яңа мәктәп янында автостоянкалар, тротуар ясыйлар, аларга асфальт җәелә һәм үзәк юллар белән тоташтырыла. Тротуар арасында урнашкан яшел полоса турында да онытмыйлар. Мәктәп янындагы юлга тиешле юл билгеләре куелды һәм хәрәкәтне чикләү – ясалма тигезсезлекләр ясадылар.
Шәледә генә юлларның гомуми озынлыгы 47 километр тәшкил итә. Берничә ел элек авылны М-7 «Волга» федераль трассасы белән тоташтыручы үзәк юлларга асфальт җәелде, - дип билгеләп үтте Шәле авыл җирлеге башлыгы Илшат Әхмәтҗанов. - Авылда урамнар һәм йортлар саны арта, яшьләр авылда кала, яңа йортларга юллар салырга, су һәм газ үткәргечләре сузарга кирәк. Шуңа күрә без булган юлларны гына төзекләндереп калмыйча, яңаларын да ясыйбыз. Бу максатларга, нигездә, үзара салым республика программасы чараларын кулланабыз, авыл халкы анда беренче көннән, ягъни 2014 елдан бирле катнаша. Соңгы 8 ел эчендә җирлектә күп эшләр башкарылды. Барлык урамнарда диярлек юлларга таш җәелде, беренче чиратта, яңгырлы көннәрдә узып йөреп булмаслык җирләрдә. Шулай ук баганаларга яктырткычлар урнаштырылды. Су насосларын алмаштырабыз, ремонтлыйбыз, алар да ватылмыйча тормый, - дип билгеләп үтә Илшат Рифатович.
Бу сезонда да үзара салым программасы хисабына зур эшләр көтелә. Ковали, Кооператоров, Муса Җәлил, Дружба һәм башка урамнардагы юлларны ремонтлыйсы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа