Шәле авылында янгын чыкты
Янгын сәбәбе - электр җайланмаларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.
Йорт, 2 җиңел автомобиль һәм ишегалды корылмалары: сарай, гараж, мунча янды. Янгын кичке җиделәр тирәсендә булды. Янгынның гомуми мәйданы 143 квадрат метр тәшкил итә. Бәхеткә, бер кеше дә зыян күрмәде.
Матди зыян биш миллион сумнан артык дип бәяләнә. Милек иминиятләштерелгән булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа