Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Социаль фондта килешү буенча эшләүчеләргә больничный рәсмиләштерү тәртибен аңлаттылар

РФ Социаль фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин шул хакта хәбәр итте.

2023 елдан гражданлык-хокукый характердагы килешү төзегән хезмәткәрләр, шулай ук үзмәшгульләр (1 июльдән) больничный рәсмиләштерә алачак.

«Хәзер, башкаручы белән гражданлык-хокукый характердагы килешү төзегәннән соң, заказчы түләүне башкарган вакытта аңа иминият взнослары күчерергә бурычлы, соңыннан шулардан вакытлыча эшкә сәләтсезлек өчен акча түләнәчәк. Больничный акчасыннан тыш, мондый кешеләр социаль иминиятләштерү буенча башка төрле пособиеләргә дә (әйтик, йөклелек һәм бала табу, бала карау буенча һ.б.) өметләнә ала», - диде Вафин.

Гражданлык-хокукый килешүләр (алар асылда хезмәт килешүләре булып тора) буенча хезмәткәрләрне иминиятләштерелгән затлар исемлегенә кертү ихтыяҗы күптәннән туды, дип саный Вафин. Аның сүзләренчә, хәзер әлеге категориягә кергән гражданнар социаль ярдәмнән мәхрүм калмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса