Татар Тау Иле балалар бакчасында Бөек Җиңү көненә чара узды
Сабыйлар белән очрашуга сугыш чоры балалары килде
Татар Тау Иле авылы «Әкият» балалар бакчасында Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган чара узды. Тәрбияләнүчеләр белән очрашуга сугыш чоры балалары килде. Сабыйлар алар өчен матур жырлар, биюләр башкарды, шигырьләр сөйләде.
«Чара бик күңелле үтте. Әбиләр кечкенә дусларыбызга үзләренең балачак хатирәләрен сөйләделәр. Балалар бик кызыксынып сораулар бирделәр, олы кешеләрнең авыр тормышы турында хикәяләрен тыңладылар. Хәзер инде ачлы-туклы узган бала чаклары, арба тартып салкында утынга барулары, буйлары җитмәгәч, бүкән өстенә басып аш пешерүләре, алабута, черек бәрәңге ашаулары – болар барысы да артта калды. Хәзер алар чыннан да яшьләр өчен үрнәк кешеләр. Аларга исән-сау булып Бөек Җинүнең 80, 90 еллыгын да каршы алырга язсын дигән теләктә каласы килә… Күкләребез аяз, дөньялар тыныч булсын!», – дип уртаклашты балалар бакчасы мөдире Фирая Гобайдуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа