Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан Милли музее филиалларында бушлай чаралар сериясе уза

Бу хакта ТР Милли музее матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр

21 март көнне шәһәрлеләрне Бөтендөнья шигърият көненә багышланган ачык микрофонга чакыралар. Теләгән һәркем үз әсәрләрен яки башка авторларның яраткан шигырьләрен укый алачак. Теләсә кайсы телдә чыгыш ясарга мөмкин булачак.

Чара 18:00 сәгатьтә Татар китабы йортында түбәндәге адрес буенча башлана: Островский ур., 15. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлү кирәк.

Якшәмбе, 23 мартта, Салих Сәйдәшев музеенда «Гобәйдуллина: тавыш тудырып» музыкаль программасы планлаштырылган. Композитор София Гобәйдуллина истәлегенә багышланган очрашуда музей кунаклары аның әсәрләре белән хозурлана, иҗатчының музыкаль теле үзенчәлекләре, фәлсәфи һәм рухи эзләнүләре турында белә алачак. Очрашуның модераторы – композитор Миләүшә Хәйруллина.

Вакыйга 15:00 сәгатьтә башлана, керү ирекле. Шәһәр кешеләрен Горький урамы, 13 адресы буенча көтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса