Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан Социаль фонды үлгән туганның пенсия тупланмасын алу мөмкинлеген сөйләде

Тупланма пенсия 1967 елгы гражданнардан башлап формалаша.

Узган ел Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге үлгән татарстанлыларның 2,5 мең варисына пенсия тупланмаларын күчергән. Гомуми сумма 122,8 млн сумнан артык тәшкил иткән.

«Иминиятләштерелгән кешенең үлеменнән соң алты ай эчендә пенсия тупланмасын алу өчен мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моның өчен дәүләт хезмәтләре порталында яки Социаль фондның теләсә кайсы территориаль органында яки пенсия тупланмалары формалашкан дәүләтнеке булмаган пенсия фондында гариза бирергә кирәк», — дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

Ведомствоның матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, вариска хокуклы зат алты ай эчендә гариза биргәннән соң, гражданның үлеменең җиденче аена карар чыгарыла.

«Сигезенче айга, 20 числога кадәр, акча вариска хокуклы зат хисабына күчерелә», — дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Тупланма пенсия 1967 елгы гражданнардан башлап формалаша. Кешенең 2002 елдан 2013 елга кадәр рәсми кереме булуы мөһим. Пенсия тупланмалары 1953-1966 елгы ир-атларда һәм 1957-1966 елгы хатын-кызларда да булырга мөмкин — әгәр эш бирүче алар өчен 2002 елдан 2004 елга кадәр тупланма пенсиягә иминият взносын күчергән икән. Моннан тыш, мондый тупланма ана капиталын тупланма пенсия формалаштыруга юнәлткән хатын-кызларда яки дәүләт тарафыннан пенсия тупланмаларын финанслау программасында ирекле рәвештә катнашкан 1967 елга кадәр туган гражданнарда булырга мөмкин.

Пенсия тупланмасын варислар — балалар, ире яки хатыны, әти-әнисе, шулай ук абыйлар, апалар, бабайлар, әбиләр һәм оныклар алырга мөмкин. Шулай ук иминиятләштерелгән кеше үзе исән чакта пенсия тупланмаларын бүлү турында биргән гаризасында күрсәтелгән кешеләр дә алырга мөмкин.

«Әгәр туганы үлгәннән соң ярты елдан күбрәк вакыт узса, югалган вакытны суд тәртибендә кире кайтарырга мөмкин. Вариска хокуклы зат тарафыннан югалтылган срокны торгызу вакыты чикләнми»,— дип төгәллек керттеләр матбугат хезмәтендә.

Бу тәртип бар кеше өчен дә гамәлдә. Искәрмә булып, махсус операция барышында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган иминиятләштерелгән кешеләрнең вариска хокуклы затлары тора — аларга түләүне сорап мөрәҗәгать итү вакыты чикләнмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса