Иртәгә, 23 майда, Татарстанда антициклон тәэсире нәтиҗәсендә элек урнашкан эссе һава торышы сакланачак, температура фоны тагын бераз күтәреләчәк. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава фаразлана. Явым-төшем көтелми, дип билгеләп үтә синоптиклар.
Көньяк-көнчыгыш һәм көнчыгыштан 4-9 м/с тизлектә җил исәчәк. Көндез урыны белән ул 15-17 м/с кадәр көчәячәк (Казанда 14 м/с кадәр генә).
Төнлә һава температурасы нульдән 4-9 градуска кадәр, төбәкнең көнбатышында +10, +15 градуска кадәр (ТР башкаласында +13дән +15кә кадәр, әмма түбән урыннарда +10дан +12гә кадәр) тәшкил итәчәк. Якты вакытта һава 25-30 градуска кадәр җылыначак (Казанда +27, +29 градуска кадәр).
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-30-gradusly-esselek-kotela-5871361