Татарстанда атна ахырына кадәр эссе һәм коры һава торышы саклана
Көндез һава температурасы +33 градуска кадәр фаразлана.
Якындагы көннәрдә Татарстан территориясендә эссе һәм коры һава торышы саклана.
23-25 августта республика югары атмосфера басымы зонасында булачак. Явым-төшем ихтималы аз. Төнлә һава температурасы +10..+15 градус, көнчыгышта +19 градус. Көндез +33 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Атна азагында да сизелерлек үзгәрешләр көтелми. 26-27 августта кайбер районнарда кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин, нигездә, явым-төшем көтелми.
Синоптиклар мәгълүматы буенча, бу көннәрдә һава температурасы күпьеллык уртача күрсәткечләрдән 5-7 градуска югары, бары тик 2021 елда теркәлгән тарихи максимум – 35-36 градустан бераз түбәнрәк.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-atna-axyryna-kadar-esse-ham-kory-hava-torysy-saklana-5859063
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа