Татарстанда бензин һәм дизель ягулыгы арзаная башлады
Бу Татарстанстат мәгълүматларыннан күренә.

Татарстанда бензин һәм дизель ягулыгына бәяләр төшә башлады. 25 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр бер атна эчендә АИ-98 маркасы һәм аннан югарыраклар гына кыйммәтләнгән.
Мәсәлән, АИ-92 бензины бәясе 0,17 процентка — 49,64 сумга кадәр төшкән. АИ-95 маркасы 0,26 процентка — 53,63 сумга кадәр арзанайган. Дизель ягулыгының литры 0,04 процентка арзанаеп, 59,8 сумга төшкән.
Шул ук вакытта АИ-98 һәм аннан югарыраклар 1,45 процентка — 66,47 сумга кадәр үскән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia