Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда бензин һәм дизель ягулыгы тагын кыйммәтләнде

11-17 сентябрь көннәрендә төбәкләр буенча статистиканы «Росстат» Федераль дәүләт статистикасы хезмәте бирә.

Татарстанда барлык маркадагы бензин һәм дизель ягулыгына бәяләр чираттагы мәртәбә артты. 

Мәсәлән, атна эчендә дизель ягулыгының бәясе 58,77 сумнан 59,77 сумга кадәр күтәрелгән. АИ-92 бензины 42 тиенгә артып, 51,92 сум; АИ-95 — 40 тиенгә артып, 18 сентябрьдә 54,03 сум тәшкил иткән.

Иң аз үзгәргәне — АИ-98 бәясе, ул 36 тиенгә яки 65,49 сумга күтәрелгән.

Шулай да Татарстанда бензин һәм дизель ягулыгына уртача бәяләр Идел буе федераль округында иң арзаннардан санала. Татарстаннан бары тик Башкортстан гына алда бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса