Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда бензин һәм дизель ягулыгының бәясе артуы дәвам итә

Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.

Татарстанда узган атнада бензинның барлык маркаларына һәм дизель ягулыгына бәяләр кабат артты.

АИ-92 маркалы бензин 0,39 процентка яки 18 тиенгә арткан, хәзер 21 августка бер литры 48,42 сум тора (элек - 48,24).

7-13 августта АИ-95 маркалы бензинның бәясе 52,25 сум булса, узган атна азагына литры 52,59 сумга җиткән яки 0,67 процентка арткан.

Бензинның АИ-98 маркасы 0,31 процентка арткан, ягъни литры 63,92 сумнан 64,12 сумга кадәр.

Бигрәк тә дизель ягулыгының бәясе арткан (0,75 процент), хәзер бер литры 56 сумнан артык тәшкил итә. Элек аның литры 55,6 сум тора иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса