Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда бер атна эчендә бәясе арткан азык-төлек исемлеге чыкты

Татарстанстат мәгълүматлары буенча

Узган атнада, 20-27 февраль көннәрендә, Татарстанда кайбер азык-төлекнең бәясе артты, барыннан да күбрәк помидор (4,5 процентка) кыйммәтләнде. Хәзер бу яшелчәнең бер килограммы 174 сум тора.

Шулай ук банан һәм тавык йомыркасына бәя үсте. Бер килограмм банан бәясе 106 сумга, ә бер дистә йомырка бәясе 73 сумга кадәр җиткән. Татарстанстат мәгълүматлары шуны күрсәтә.

Кайбер төр азык-төлеккә бәяләр төшкән. Иң арзанайганы – кыяр, аның бер килограмм өчен бәясе, 5 процентка кимеп, 243 сумнан 231 сумга кадәр кимегән. Шунысы кызыклы, кыяр икенче атна рәттән арзаная – 13 февральдән 20 февральгә кадәр аның бәясе 5 процентка – 257 сумнан 243 сумга кадәр төште.

Калган яшелчәләрнең бәясе, помидордан кала, якынча элеккеге дәрәҗәдә сакланган: кишер - бер килограммы өчен 36 сум, суган – 46 сум, чөгендер – 33 сум, кәбестә – 20 сум, бәрәңге – 32 сум тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса