Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда ялларга сизелерлек җылытачак

Атлантик циклон килү белән

Татарстанда һава температурасы күтәрелә башлаячак. Ялларда ук көндез +7 градуска кадәр җылыта. Бу климатик нормадан 3-4 градуска югары.

Һава торышы чәршәмбе үзгәрә башлый, иртәгә көндез һава температурасы + 4 градустан артмаячак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

9 һәм 10 ноябрьдә Татарстанда җепшек кар, урыны белән яңгыр яварга мөмкин. Чәршәмбе төнлә һава температурасы -3..+2 градус, көндез – 0..+5. Киләсе төндә 0..+4 градус, ә көндез +2..+7 градус көтелә.

Якынча мәгълүматлар буенча, җомга һәм шимбә республикада кабат яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һәм көндез һава температурасы нульдән югары булачак – 0..+5 һәм +2..+7 градус.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса