Республика Хөкүмәте карарында шул хакта язылган.
Татарстанда күп фатирлы йортларда гомуми милек капиталь ремонтына минималь кертем күләме артачак. Ул 1 кв. метр өчен аена 7,7 сум тәшкил итәчәк.
Искәртик, быел минималь кертем шундый бина милекчесенә караган гомуми милекнең квадрат метрыннан 6,95 сум тәшкил иткән, ә 2022 елда - 6,38 сум.