Татарстанда киләсе атна җылы, әмма яңгырлы көннәр белән башлана
Җәмгыять

Татарстанда киләсе атна җылы, әмма яңгырлы көннәр белән башлана

Фаразлардан аңлашылганча, республикада җылыта, әмма көннәр яңгырлы булачак.

Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе берничә көнгә һава торышы фаразын әзерләде. 

Шимбә көнне, 14 майда, тотрыксыз һава торышы саклана. Яңгыр явуы ихтимал, урыны белән җилле булачак. Төнлә термометр баганалары +5..+10 градус җылылык күрсәтер, көндез һава +15..+20 градуска кадәр җылыначак.

15 майда, якшәмбе көнне, яшенле яңгыр фаразлана. Синоптиклар тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитә торган көчле җил турында кисәтә. Төнлә һава температурасы +5°..+10° булачак.

Киләсе атна ял көннәрендәге кебек үк һава торышы белән башланыр дип фаразлана. Дүшәмбе көн яңгырлы киләчәк, һава көндез +15°..+20° җылы булачак.