Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда мөселманнар өчен хәләл дебет карталары гамәлгә керәчәк

Шәригать нормаларына туры килгән дебет картасы эчтәлеге буенча — банкның стандарт карталы продуктларына якын.

Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы «Ак Барс» банкы белән берлектә «Мөселманнар өчен банк карталары» проектын эшләде һәм раслады. 

Ислам нормалары нигезендә, картаның шактый өстенлекләре бар: счеттагы акчага процентлар исәпләнми; клиентларның акчалары аерым счетларда саклана; әлеге счетлардагы акчалар шәригать тарафыннан тыелган эшчәнлекне финанслауга файдаланылмый.

Карталар казино һәм теләсә нинди уен һәм лотерея бизнесы хезмәтләре; исерткеч һәм тәмәке сатучы махсус кибетләрдә товар алу өчен каралмаган, шул ук вакытта әлеге чикләүләр продукция сатучы универсаль кибетләргә кагылмый. Бу карта белән барларда һәм төнге клубларда түләп булмый, ләкин чикләүләр рестораннар һәм кафеларга кагылмый.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса