Татарстанда Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләр 400 мең сум акча алачак
Казанның контракт буенча хәрби хезмәткә җыю пункты башлыгы урынбасары Рөстәм Сафиуллин шул хакта белдерде.
Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзегән гражданнар өстәмә акчалата түләү алачак.
Искәртеп узабыз, бүгенге көндә РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзегән гражданнарга 195 мең сум күләмендә бер тапкыр акча түләнә. Кичә Татарстан Республикасыннан өстәмә түләүләр кертү турында карар кабул ителде.
«Контракт төзегән татарстанлылар – 205 мең сум күләмендә өстәмә түләү, ә Россиянең башка төбәкләреннән килгән гражданнар Татарстан хәрби комиссариатлары аша рәсмиләштергән вакытта 305 мең сум алачак», - диде Сафиуллин.
Контракт төзү өчен хәрби комиссариатка паспорт һәм булган очракта хәрби билет алып килергә кирәк. Моннан тыш, казанлылар шәхси эшне рәсмиләштерү һәм медицина тикшерүе узу өчен «Батыр» үзәгенә мөрәҗәгать итә ала. Рәсмиләштерү күп вакытны алмый, медкомиссия уртача 1,5 сәгать дәвам итә, барысы да бер урында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа