Татарстанлылар җылылык өчен яңа тариф буенча түләячәк
Җәмгыять

Татарстанлылар җылылык өчен яңа тариф буенча түләячәк

Бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Министрлар хәбәр итте

Татарстан буенча уртача алганда, 1 июльдән халык өчен җылылык энергиясе тарифы 6,7 процентка арткан. Җылылык энергиясенең уртача бәясе Гкал өчен 2012 сум 34 тиен тәшкил итә.

Ягып җылыту чоры башлану белән, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү документларында җылылык өчен сумма барлыкка киләчәк, дип искәртте министр һәм гомумйорт исәпкә алу приборлары булганда, түләү җылылык энергиясен фактик куллану буенча башкарылуын әйтте.