Татарстанның халык артисты Флера Сөләйманова вафат
Җәмгыять

Татарстанның халык артисты Флера Сөләйманова вафат

Бу хакта гаиләнең килене Ләбибә ханым хәбәр итте

Бүген 84 яшендә Татарстанның халык артисты, күренекле татар җырчысы Флера Сөләйманова вафат булган.

«Бүген иртә белән хастаханәдә китеп барган. Безгә - туганнарына кызы Әлфия хәбәр итте», - диде гаиләнең килене Ләбибә ханым.

Флёра Сөләйманова 1939 елның 9 мартта Кама Тамагы районнын Иске Барыш авылында туган.