Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тиешсез урыннарда эчүче яки тартучыларга “акыллы” камералар ярдәмендә штраф салачаклар

Мондый система ЕБСда теркәлгән теләсә кемне ану мөмкинлеге бирәчәк

Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, башка ведомстволар белән берлектә, фото һәм видео материаллар аша закон бозучыларның кем икәнлеген билгеләү өчен Бердәм биометрия системасыннан (ЕБС) файдалану мәсьәләсен карарга тәкъдим иткән. Бу хакта “Известия” яза.

Басма чыганагы әйтүенчә, мондый система ЕБСда теркәлгән теләсә кемне (тәртип бозган өчен видеокамераларга эләккән кеше турында сүз бара) тану мөмкинлеге бирәчәк. Бу исә Административ хокук бозулар турында кодекста күздә тотылган бозулар (тиешсез урында юл аша чыгу, эчү-тарту, учак ягу, мангалдан файдалану, урамда сугышу, рөхсәт ителмәгән урыннарда чүплекләр булдыру кебек тәртипсезлекләр) өчен штрафка тартуны җиңеләйтәчәк.

“Известия” чыганагы сүзләренә караганда, заманча технологияләр Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы йөртүчеләрне ярымавтомат рәвештә штрафка тарткан кебек, кешеләрне штрафка тартуга ярдәм итәчәк.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса