Торак-коммуналь хезмәткә түләүләрне Татарстанның тарифлар комитеты сайтында тикшереп була
Бу хакта ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина хәбәр итте.
Татарстанда яшәүчеләр коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында «Коммуналь түләүләр калькуляторы» ярдәмендә мөстәкыйль исәпләп чыгара ала.
«Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында «Гражданнарны кабул итү һәм мөрәҗәгатьләр» бүлегендә «Калькулятор коммунальных платежей» бар. Ул мәгълүмат коралы, калькулятор коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләме үсешенең билгеләнгән чикләүләргә туры килүен онлайн тикшерү мөмкинлеге бирә», – диде ул.
Спикер билгеләп үткәнчә, төбәк калькуляторының исәпләү нәтиҗәләре мәгълүмати характерда һәм түләү документы түгел. Мәгълүматлар төрле булган очракта, кешеләр өстәмә аңлатмалар сорап, хисап үзәкләренә һәм башка оешмаларга мөрәҗәгать итә ала. Моннан тыш, Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Калькулятор коммунальных платежей» исәпләү коралы бар. Ул коммуналь түләүләрнең региональ калькуляторларына сылтама агрегаторы булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа