Цифрлы телевидениегә күчәргә волонтерлар ярдәм итәчәк
Республикада цифрлы телевидениегә күчү 3 июньдә башланачак, аның кысаларында аналог эфир тапшырулары туктатылачак. Бу сурәтнең сыйфаты яхшыру, ТВ программалар саны артуны күздә тота.
Татарстанда волонтерларны укыту башланды инде, алар халыкка цифрлы телевидениегә күчүдә, шулай ук өстәмә җайланмаларны тоташтыруда ярдәм итәчәк. Безнең районнан егермедән артык волонтер март аенда ук укырга керешәчәк. Махсус төзелгән уку программасы волонтерлар тарафыннан теоретик белемнәр һәм гамәли күнекмәләр алуны күздә тота. Курс тәмамланганнан соң, һәр укучыга махсус таныклык бирелә, ул халыкка цифрлы телевидениегә күчүдә ярдәм күрсәтү хокукы бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа