Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

“Цифрлы” телевидениега күчәбез

2019 елның 3 июнендә Татарстанда яңа телевизион чор башланачак: аналоглы тапшырулардан цифрлы телевидениегә күчәчәкбез.

Бездә аналоглы да, цифрлы телевидение дә инде күптән параллель рәвештә эшләп килә, әмма тиздән аналоглы тапшырулар системасы туктатылачак. Аның минусы - сигналның өзлеклелеге һәм тотрыксызлыгы. Цифрлы телевидение сурәте дә, тавышы да чиста булуы белән аерылып тора. Цифрлы сигнал төрле тематикадагы йөздән артык телеканаллар карарга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, каналларны HD-сыйфатында тоташтыру мөмкинлеге бар.

Цифрлы сигналны барлык заманча телевизорлар да кабул итә диярлек. Иске телевизорда тапшыру караган кешеләргә приемникны алыштырырга туры киләчәк. Яисә “цифрлы приставка” сатып алырга туры киләчәк. Шулай ук сигналны кабул итү өчен, коллектив ДМВ антеннасына тоташырга кирәк. Яисә инде индивидуаль антенна сатып алырга кирәк, ул бүлмәдә дә, тышта да торырга мөмкин. Цифрлы телевидениегә күчкәндә, 10 гомумроссия телеканалын барлык кулланучылар да карый алачак. Безнең районда приставкалар кирәклеген билгеләү әлеге этапта 170 йортның цифрлы тапшыруларсыз калырга мөмкин булуын күрсәтте. “Татарстан 24” һәм “ТНВ” төбәк телеканаллары аналоглы форматта булуын дәвам итәчәк әле. Цифрлы телевидениегә күчү буенча 8-800-220-20-02 телефоны буенча бердәм төбәк үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса