Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Укучыларыбызны Татарстандагы иң яшь депутат белән таныштырабыз

Ул Питрәч авылында яшәүче 19 яшьлек Татьяна Гринина

Безнең хәбәрчебез яшь сәясәтчедән интервью алды.


- Татьяна, үзегез турында кыскача гына сөйләгез әле. Сез хәзер укыйсызмы? Эшлисезме?

- Мин Казан авиация институты студенты. Дүртенче курста укыйм. Хәзерге вакытта эшләмим. Элек Белкино авыл мәдәният йорты директоры булдым.

- Шунысы кызык, ни өчен сез депутат булырга карар кылдыгыз?

- Мин бу хакта бик озак уйладым. Минем өскә зур җаваплылык йөкләнәчәген белдем. Әмма соңыннан шуны аңладым - бу авыл тормышын яхшы якка үзгәртү өчен менә дигән мөмкинлек. Бигрәк тә яшьләргә ярдәм итүдә. Моннан тыш, бу минем өчен яхшы тәҗрибә дә. Мин дәүләт эшчәнлегенең үзенчәлеген тирәнтен беләчәкмен.

- Сезнең фикерегезчә, депутат эшендә иң мөһиме нәрсә?

- Халык ышанычын аклау, димәк, район халкы һәм җитәкчелеге арасында арадашчы булу дигән сүз. Шуңа күрә депутат эшендә иң мөһиме – кешеләрне ишетү һәм тыңлау, дип уйлыйм. Аларга идеяләрне тормышка ашырырга ярдәм итү.

- Сезгә халыктан нинди дә булса тәкъдимнәр килдеме инде?

- Әйе, әлбәттә. Иң кызыклысы - чүп-чарны аерым җыюны оештыру һәм аны алга таба гамәлгә ашыру мәсьәләсе. Идеяне яшь егет белдерде. Димәк, яшьләрне экология проблемасы борчый. Без, һичшиксез, бу тәкъдимне караячакбыз. Аны район җитәкчелегенә тапшырачакбыз.

- Ничек уйлыйсыз, питрәчлеләрне барыннан да бигрәк нинди сораулар борчый?

- Миңа калса, бу авылда эш урыннары җитмәү. Күп кенә танышларым, дусларым туган җирдә яшәргә һәм үсәргә тели. Әмма үсеш алу мөмкинлеге юк. Аларны бу туктатып кала да инде.

- Сәяси эшчәнлектә киләчәккә планнарыгыз нинди?

- Планнар зур.  Әмма алар сер булып калсын. Алда 5 ел киеренке эш. Мин җирле халыкның өметен аклармын дип ышанам.

Татьяна Гринина дүртенче чакырылыш Питрәч муниципаль районы Питрәч авыл җирлеге Советына сайланды. «Бердәм Россия» партиясеннән кандидат сайлауларда 90 процент тавыш җыйды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса