Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Узган елда Питрәч районында федераль акчаларга 10 чара үткәрелгән

Узган ел Питрәч районында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен планлаштырылган позицияләрнең йөз процентка якыны тормышка ашырылган.

Мәсәлән, «Демография» пункты буенча «Царево» торак комплексында «Үсенте» балалар бакчасы ачылды. Богородск (120 урынлык) һәм Көек (220 урынлык) «Светлый» торак комплексында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре төзелде.
Сәламәтлек саклау аерым позиция алып тора. «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында авыл җирлекләрендә яшәүче 65 яшь һәм аннан өлкәнрәк кешеләрне диспансеризация һәм скрининг үткәрү өчен район медицина оешмаларына китерү буенча чаралар тормышка ашырыла. 2021 елда, катлаулы санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, 1724 кеше китерелгән. Район үзәк хастаханәсе каршындагы гериатрия кабинетын оештыру яхшы роль уйнады. Иске Шигали авылында фельдшер-акушерлык пункты ачтылар. 
Экология мәсьәләләренә зур игътибар бирелде. Кощак авылында яңа технологияләр буенча биологик чистарту корылмалары төзелде, алар авылның социаль-мәдәни объектларына - мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йортына тоташтырылган иде. «Усадьба Царево» торак комплексында чистарту корылмалары һәм хуҗалык-көнкүреш канализациясе реконструкцияләнде. Урманнарны торгызу мәйданын арттыру  буенча максатчан зур эш башкарылды.


Юл эшчәнлеге

Узган ел дәвамында юлларны төзекләндерү актив барды.
Юллар төзелеше буенча яхшы нәтиҗәләр ясарга мөмкин. Бу - «Волга» М-7-Колай-Питрәч, 1+600-км 2+ км, 6+019-км8+000 км автомобиль юлларын реконструкцияләү.
Питрәч-Чыты-Янсуар, км5+000-12+000 км автомобиль юлларын капиталь ремонтлау. Казан - Шәмәрдән автомобиль юлларын ремонтлау, 35+100 км 37+210 км.
Күн авылына керү юлы төзелде. 


Төзекләндерү

Җәмәгать территорияләрен үстерү һәм төзекләндерү планында Питрәчтә балалар шәһәрчегенә реконструкция ясалды, Питрәчнең икенче һәм Иске Шигали мәктәпләрендә азык-төлек блокларына ремонт ясалды. Иске Шигали мәктәбендә өч кабинет яңартылды һәм шахмат зонасы төзекләндерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса