Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Венера Шәйхетдинова Питрәч районы үзәк хастаханәсендә 22 ел эшли

12 майда Халыкара шәфкать туташы көне билгеләп үтелә, аларны табибның уң кулы, дип атыйлар. Венера Шәйхетдинова һәрвакыт табиб булырга теләгән.

 

– Мин балачакта укол ясамаган бер генә курчак та калмагандыр. Үз уенчыкларымны гына түгел, ә дус кызларымныкын да дәвалый идем. Минем хәтта башка һөнәр турында уйлаганым да булмады, әти-әнием дә каршы түгел иде, – дип искә ала Венера Таһировна.

Туган авылы Саба мәктәбен тәмамлагач, ул Казан медицина көллиятенә укырга керә. Өч ел укыганнан соң, аны уңышлы тәмамлый, диплом ала. Кызны дәүләт табибларны камилләштерү институты каршындагы хастаханәгә эшкә җибәрәләр, анда ул тугыз ел эшли.

Шунда Венера була чак ире, питрәчле Рамил Шәйхетдинов белән таныша, ул бу оешманың инженеры була. Бер елдан соң алар өйләнешәләр. Яшь гаилә 2001 елда Питрәчкә күченә, иренә төзелеш идарәсендә эш тәкъдим итәләр. Венера үзе район үзәк хастаханәсенең педиатрия бүлегенә урнаша, анда җиде ел эшли. Аннары хирургия бүлегенә перевязка кабинетының шәфкать туташы булып күчә. Көненә аның янына 15-20 пациент килә. Бу җаваплы процесс, перевязка алдыннан яраны яхшылап чистартырга, дезинфекцияләргә кирәк. Барысы да табиб күзәтүе астында эшләнә. 

– Без, нигездә, операцияләрдән, көнкүреш җәрәхәтләреннән, аяк-кулларны ампутацияләүдән соң каты авыруларны кабул итәбез. Минем бурычыма барлык төр перевязкалар керә, – дип сөйли Венера Таһировна. – Тәҗрибә вакыт узу белән килә һәм эштә ярдәм итә. Минем һөнәрем катлаулы булса да, миңа эшем ошый. Балачактан ук табиб булырга хыялландым. Ләкин чынга ашмаган хыялым бар әле, мин хирург булырга телим. Бәлки ул кайчан да булса тормышка ашыр, – дип сөйли шәфкать туташы.

Венера Таһировнаның хезмәттәшләре арасында абруе зур.

– Ул һәрвакыт яхшы эшли, үз эшен белә һәм намус белән башкара. Венерага иң катлаулы ситуацияләрдә ышанырга була, без аның беркайчан да уңышсызлыкка дучар булмаячагын беләбез, – дип сөйли аның турында табиб-хирург, район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлеге мөдире Акмал Зәйнетдинов.

Шәйхетдиновлар гаиләсе ике бала тәрбияли. Уллары Наил әтисе юлыннан бара, КДАТУның өченче курсында укый, кызлары Азалия унынчы сыйныф укучысы.

Венера Таһировна актив тормыш рәвеше алып бара. Чаңгыда шуарга, наратлыкта йөрергә, волейбол уйнарга ярата. Буш вакытларында өйдәгеләрне тәмле ризыклар пешереп сыйлый, өчпочмаклар, тортлар, мантылар әзерли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса