Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ветеринария хезмәте йорт кошларын сулыкларда һәм кыргый кошлар янында йөртмәүне сорый

Питрәч дәүләт ветеринария берләшмәсе белгечләре билгеләп үткәнчә, кош гриппы буенча эпизоотик хәл киеренке кала. 2022 ел башыннан бирле илебез территориясендә 5 авыру учагы теркәлгән инде.

Кош гриппы таралуның бер сәбәбе булып күчмә кошлар, кыргый казлар һәм үрдәкләр арасында вирус циркуляциясе тора. Шуңа күрә сулыклар янында
урнашкан торак пунктлар вирус үтеп керү һәм таралу куркынычына аеруча дучар. Шул сәбәпле йорт кошларын йөртү куркыныч, аларны табигый сулыклар янына якын җибәрүгә, аларның кыргый кошлар белән бәйләнешкә керүенә юл куярга ярамый.

Оешмалар һәм халык белән даими рәвештә кош гриппын профилактикалау буенча эш алып барыла. Мониторинг тикшеренүләре, әңгәмәләр һәм халыкка белешмәләр таратыла, - дип ассызыклады «Питрәч район дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесе башлыгының эпизоотик эшләр буенча урынбасары Юлия Барлева.

Безнең район территориясендә кошчылык актив үсә. Җәмәгать секторында кош-корт саны 1 миллион 800 мең баштан артып китә, шәхси хуҗалыкларда
20 меңгә якын кош-корт асрала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса