Владимир Путин Россия Федерациясе Президенты вазифаларына кереште
Аның беренче инаугурациясе 2000 елның 7 маенда узган иде.
Владимир Путин Россия Федерациясе Президенты вазифаларына кереште. Ул инаугурация тантанасында Россия Федерациясе Конституциясенә кулын куеп, ант бирде.
«Россия Президенты вәкаләтләрен башкарганда, кеше һәм гражданинның хокук, ирекләрен сакларга, Конституцияне үтәргә һәм сакларга, суверенитетны, бәйсезлекне якларга, дәүләтнең бөтенлеген, иминлеген сакларга, халыкка тугры хезмәт итәргә ант итәм», – диде ул присяга чыгышында.
Тантанада Россия Федерациясе дәүләт гимны яңгырады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа