Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хәрби операциядә һәлак булучыларның гаиләләренә түләү 2 миллион сумга кадәр җитәчәк

Республика премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карар шул турыда.

Махсус хәрби операциядә катнашып һәлак булучыларның гаилә әгъзаларына Татарстанда бер тапкыр бирелә торган түләү тәртибен үзгәрттеләр. Документтан Донецк һәм Луганск халык республикаларының исемнәре алынды. 

Әгәр элек түләүләргә ДНР, ЛНР һәм Украина территориясендә уздырылган махсус операциядә һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләре хокуклы булса, хәзер бу республикаларның исемнәре документта бетерелгән. Шулай итеп, документ Запорожье һәм Херсон өлкәләре территориясендә һәлак булучыларга да кагыла.

Шулай ук үзгәрешләр түләү алу өчен кирәкле документлар исемлеге язылган карар бүлекләренә дә кертелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса