Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа паркта һәркемгә уңайлы булачак

"ТРда җәмәгать киңлекләре үсеше" программасы буенча, Кощак авылында бүгенге көндә искесе урынына яңа, заманча парк төзү эшләре бара. Ул берничә зонадан торачак: мемориаль, уен, спорт.

Кощак авылындагы иске парк элегрәк ярты гасырлык агачлардан һәм кечкенә балалар өчен уен мәйданчыгыннан тора иде. Авыл җирлеге башлыгы Зөбәйдә Саттарова сүзләре буенча, яңа парк төзү эшләре карт һәм авария хәлендәге агачларны кисүдән башланды. Калганнарын - яхшыртканнар, сынган ботакларын кискәннәр. Ә уен җиһазлары җирле балалар бакчасына күченгән, андагы таганаларны һәм карусельне реставрацияләгәннәр һәм балалар мәйданчыгына урнаштырганнар.

Яңа парк инде башка төсмерләр ала: булачак ял итү зонасы территориясенә асфальт салынды, юлларга таш түшәлде. Алар буенча велосипедларда да, роликларда да йөреп булачак, шулай ук әниләр балалары белнә монда саф һава сулап йөри алачак. Яшел газон һәм балалар өчен булачак уен зонасындагы төрле төстәге нигезләмәләрне күреп, сөенми мөмкин түгел. Соңгыларында карусель, таучыклар һәм таганалар урнаштырылачак. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янында мемориаль зона булачак. Әлеге мәйданчыкта әле тагын чын самолет та барлыкка килер дип планлаштырыла... Тагын бер зона - спорт өчен, анда яшь кощаклылар, шулай ук өлкәннәр дә мини-футбол һәм баскетбол уйный алачак. Әлеге секцияләр өчен инде расписание дә бар: 13 сәгатьтән 30 минуттан башлап 22 сәгатькә кадәр уйнап булачак. Һәм инде соңгы, дүртенче - иҗади зона. Анда булачак сәхнәнең бетоннан ясалган нигезе күтәрелә. Тамашачылар өчен дә урыннар каралган. Иҗади зонаны музыка кораллары формасындагы металл корылмалар: арфалар һәм торбалар бизәячәк. Алты метрлы чыршы өчен дә урын бүленгән. Шул ук вакытта, чыршы да, скульптуралар да - барысы да электр уты белән яктыртылачак. Әлегә төзүчеләр нәкъ тә шуның белән шөгыльләнәләр, түшәлгән таш җәюне дәвам итәләр. Алар әйтүенчә, парктагы эшләр әле бик күп. Анда яшелләндерү булачак. Паркта яшел һәм ак чыршы, тал, куаклыклар утыртырга планлаштыралар.

Бәлки, күпләр үзләрендә мондый яңа, заманча парк күрергә телидер. Безнең авылларда мондый программалар күбрәк гамәлгә ашырылсын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса