Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Шигалида герой-якташларга мемориал такта ачтылар

Тантанага авылның берничә буын вәкиле җыелды. Алар 86 солдатны хөрмәтләп искә алу өчен чәчәкләр белән килде

Һәйкәл ачылган китап битен хәтерләтә. Өске өлешендә Җиңү Ордены сурәтләнгән. Мемориал тактаның бер ягында сугыш кырларында һәлак булган 46 кеше, икенче ягында өйләренә әйләнеп кайткан 40 кеше исеме язылган.


Һәйкәлне ачу 9 майга планлаштырылган булган. Әмма пандемия сәбәпле, аны көзгә күчергәннәр. Мемориал төзү идеясе Бөек Ватан сугышы ветераны Алексей Петрович һәм аның улы Владимир Макаровлар гаиләсендә туа. Алар һәйкәл төзү турында 10 ел элек үк уйлаган булган инде. Шушы еллар эчендә туры килерлек урын эзләгәннәр. Территорияне законлаштырганнар. Төзелештә битараф булмаган эшмәкәрләр ярдәм иткән.

- Ни генә эшләнмәсен - барысы да яхшыга. 9 майга шундый матур мәйданчыкны бәлки төзеп тә бетерә алмаган булыр идек, - ди Владимир Макаров. - Без әти белән башкалар ярдәменә өметләнмәдек тә. Әмма акрынлап бу игелекле эшкә битараф булмаган кешеләр кушылды. Өлкән буынга игътибар күрсәтүләре һәм ярдәмнәре өчен барысына да зур рәхмәт, - дип билгеләп үтте ул.

Катнашучыларның күбесе күз яшьләрен тыя алмады. Чөнки күпләр хәтерендә әле дә сугышка киткән, җиңү белән кайтырга вәгъдә иткән кешеләр турында хатирәләр яши. Валерий Емельяновның да күңел яралары төзәлмәгән әле. Аның бабасы һәм әтисенең исемнәре дә тактада язылган.

- Минем өчен бу зур вакыйга. Мин бабаем Сергей Матвеевич һәм әтием Иван Степанович белән бик горурланам, - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты ул, күз яшьләрен яшермичә. Герой-якташларга һәйкәл ачу тантанасында район башлыгы Илһам Кашапов, Шигали авыл җирлеге башлыгы Венер Сәлимов, дин әһелләре, күп кенә җирле халык катнашты.

Һәйкәл территориясе дә төзекләндерелгән инде. Чыршы утыртасы, эскәмияләр куясы гына калды. Изге Троицкий мәхәлләсе рухание Ярослав атакайның рөхсәте һәм хәерфатихасы белән янәшәдә часовня төзиячәкләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Бөек Җиңүнең 75 еллыгы