Ягулыкны экономиялим дисәң
Берничә файдалы киңәш тәкъдим итәбез
- Машина түбәсенә куелган багажник гел кирәк булмаса, аны алып кую яхшырак. Арткы багажниктагы артык әйберләрне алып, автомобильне җиңеләйтү дә әйбәт. Машина төбендәге, тәгәрмәч тирәсенә каткан балчыкны чистарту да ягулыкны экономияләргә булышачак.
- Акрын бару да бензинны күп тотуга китерә. Трассада гел бер тизлек белән (мәсәлән, 90 км/сәг) бару отышлы. Тизлекне арттырсаң (120 км/сәг тән күбрәк), ягулык күп “ашала”.
- Киң тәгәрмәчләр матур күренсә дә, андый тәгәрмәч куелган машина бензинны күп тота.
- Җәен кондиционер кушу ягулык тотуны арттыра. Тәрәзә ачып йөргәндә дә бензин күбрәк “ашала”, әмма кондиционер эшләгәндәге кадәр үк түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа