Якташларыбызны онытмыйбыз
Беларусь Республикасына эш сәфәре кысаларында район башлыгы Илһам Кашапов якташыбыз, Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәне Александра Борисовна Димитриева янына барып, Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган истәлек медале тапшырды.
Александра Борисовна Питрәч районының Колай авылында туган һәм яшәгән. Бер ел элек кызы белән Беларусь Республикасы Гродно шәһәренә күчеп китәләр, һәм хәзер шунда яшиләр.
Александра Борисовнага 87 яшь. Әңгәмә барышында ул Татарстанны һәм Питрәч районындагы туган авылын сагынуы турында әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа