Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

«Югалган» пенсияне кире кайтару ысулы турында аңлатабыз

Узган гасырның туксанынчы елларында эш стажы турында документларын югалткан һәм бүген аз күләмдә пенсия алучы россиялеләрнең түләүләрне арттыру мөмкинлеге бар.

Узган гасырның 90нчы елларында күп кенә эшкуарлар документларны юк итте. Шуның аркасында гражданнарның эш стажы теркәлмәгән, нәтиҗәдә аларга пенсия аз түләнә.

«Россия Пенсия фонды, гадел хөкем органы карары буенча, пенсияне тармактагы уртача хезмәт хакы нигезендә исәпләячәк, пенсия балларын, стажны да исәпкә алачак», — дип белдерде Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб.

Аның сүзләренчә, стажны раслау өчен теләсә нинди документ кулланырга мөмкин. Аерым алганда, суд кешенең хезмәттәшләренең дәлилләрен дә игътибарга ала.

2022 елда Россиядә иминият пенсияләре — 5,9 процентка (1 гыйнвардан), социаль һәм дәүләт пенсияләре, пенсионерның яшәү минимумы индексы арту нигезендә, 7,7 процентка (1 апрельдән) индексацияләнәчәге билгеле булган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса