Юлларны төзекләндерергә керештеләр
Безнең районда быел Питрәч, Ленино-Кокушкино, Иске Шигали авылларында юлларны ремонтлау белән ныклап шөгыльләнәчәкләр.
Авыл урамнары елдан-ел яңара бара. Балалар бакчаларына, мәдәният һәм спорт учреждениеләренә уңайлы керү юллары барлыкка килә, тротуарлар салына, юллар яңартыла.
Автомобилең турында борчылмыйча, тигез юлдан баруы, аяк киемеңне пычратудан курыкмыйча, уңайлы тротуардан йөрүе нинди рәхәт... Юлларны төзекләндерү мәсьәләсе питрәчлеләрне бик борчый. Бу проблема буенча "Халык контроле" системасына да еш мөрәҗәгать итәләр, кайвакыт турыдан-туры башкарма комитетка киләләр. Мисал өчен, район үзәгендә яшәүчеләр Казанская урамында "Ромашка" кибете янында тротуар салуны сораган. Тиздән аларның теләкләре чынга ашачак, эшләр төгәлләнү стадиясендә.
Юлчылар бүген район үзәгендәге Зеленая, Юбилейная, Садовая урамнарында эшлиләр. Иске Шигали авылында Лесная, Комсомольская, Нагорная урамнарында һәм Күн авылында Лесная урамында юлларны вак таш-ком катнашмасы белән каплыйлар, Ленино-Кокушкинода Техническая урамындагы юлга асфальт салалар.
- Без "Мишә" спорт комплексына керү юлларын төзекләндерү белән мәшгуль. Объектның озынлыгы бер километрга якын, - диде безгә участок башлыгы Әмир Дибаев. – Әлегә без кювет өлешен рәтлибез, яраксыз грунтны алыштырдык һәм техника өчен юл ясадык. Биредә вак таш салыначак. Эшкә КамАЗлар, катоклар, эскалатор, автогрейдер җәлеп ителгән. Һава торышы яхшы булганда, төзүчеләр таңнан кичкә кадәр эшлиләр, - дип билгеләп үтә ул.
План буенча тиздән төзекләндерү Татар Казысы, Пановка, Татар Тау Иле ФАПлары, Званка авылында күп функцияле үзәк, Ленино-Кокушкинода музей ягына таба Центральная урамы территорияләренә дә кагылачак. Шулай ук Богородск авылындагы балалар бакчасына керү юлы да төзекләндереләчәк. Шәле авылында Таҗиев урамында мәктәп маршруты юлына асфальт җәеләчәк. Колай авылында Молодежная урамында 1 һәм 2 номерлы участокларда вак таш җәю планлаштырыла, Ленино-Кокушкинода да Юбилейная урамында шундый ук эшләр башкарылачак. Кощак авылында Газовая урамында да юл эшләре башкарылачак.
Питрәчтә балалар иҗат йорты каршында ясалма тигезсезлек һәм балалар куркынычсызлыгы өчен яктырту җайланмалары урнаштыру көтелә. Җәяүлеләр өчен коймалар куелачак һәм Почтовая урамы буенча тротуар салыначак.
Быел юл эшләренә республика һәм район бюджетыннан 60 миллион сумнан артык акча бүленеп бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа