Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Юлларны вакытында чистартырга тырышалар

Синоптиклар питрәчлеләргә якын көннәрдә кар-бураннар вәгъдә итә. Гыйнвар аенда да кар күп яуды. Гадәттә, иртән эшкә, һичъюгында, авыллардагы үзәк урамнардан бернинди проблемасыз барырга була. Районда яшәүчеләр узган халык җыеннарында быел күп кенә авыл җирлекләрендә юлларны кардан чистарту эшенең яхшы оештыруларын билгеләп үтте. Кешеләр дә, техника да, алдагы табигать көйсезлекләренә әзер.

Район авыл җирлекләрендә юлларны кардан чистарту проблемасын төрлечә хәл итәләр. Мисал өчен, район үзәгендә яуган карны чистарту өчен быел тендор откан җирле оешма – “ТР Питрәч районы ЦКС” МУП җаваплы.
- Хәзерге вакытта бездә махсус техника һәм кадрлар белән тупланыш яхшы, - диде оешма җитәкчесе Марсель Вафин. – Машина-трактор паркы өч яңа машина белән тулыланды. Шуларның икесе МТЗ82.1 тракторы – төягеч-җыештыргыч машиналары. Узган көздә презедент программасы буенча алдык. Хәзерге вакытта урамнарда өч шундый трактор эшли. Бездә барлыгы җиде данә техника бар. Тулаем, безнең территория өчен бу җитәрлек күләмдә. Без өстәмә фронталь төягеч һәм махсус (лаповый) кар чистарткычка да заявка тапшырдык.
Юлларда куркынычсыз хәрәкәт тәэмин итү һәм аларны көн башланганчы чистартып өлгерер өчен эшчеләр төнге сәгать икедән соң урамнарга чыга. План буенча, үзәк урамнардан башлыйлар, аннан соң транспортлар азрак йөргән юлларны, аннары йортлар арасын чистарталар. Киеренкелек булмаган чорда гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча эш бара.
Өстәмә эш юнәлеше – карны ком һәм тоз катнашмасы белән эшкәртү. Беренче чиратта, эшкәртелә торган иң куркыныч участоклар – калкулыклар, аларда бозлавык аркасында юл-транспорт һәлакәтләре куркынычы аеруча арта.
Питрәч һәм якындагы торак пунктлардан инде 2400 кубометрдан артык кар чыгарылган.
МУП техникасы Питрәчтә һәм килешүләр буенча якындагы авыл җирлекләрендә эшли. Ераграк урыннарда юлларны һәм урамнарны башка юллар белән чистарту мәсьәләсен хәл итәләр. Әйтик, күп кеше яши торган Богородск авыл җирлегендә бу сезонда бюджетта акча табып, Казан оешмасы белән килешү төзегәннәр.
- Узган елларда без бу проблеманы шәхси техникасы булган кешеләрне эшкә җәлеп итеп хәл итә идек, бу, әлбәттә, нәтиҗәле түгел, - ди авыл җирлеге башлыгы Фәрит Фәезов. – Быел кыш безнең юлларда техника күбрәк. Әлбәттә, карны чистарту, бигрәк тә буранлы көннәрдә, вакыт таләп итә, бөтен җирдә дә вакытында өлгерә алмыйлар, әмма халык мөрәҗәгатенә һәрчак вакытында җавап бирергә тырышабыз, кисәтүләрне исәпкә алабыз.
Районның төп авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм аларның бүлекләре урнашкан җирдә дә урамнарны карап тоту буенча уңай бәя бирәләр. Мисал өчен, Татар Тау Иле авылындагы юлларны инде берничә ел “Ак Барс Питрәч” ҖЧҖ күзәтеп тора.
- Алар һәрвакыт тракторлар бирәләр, сыйфатлы итеп чистарталар, шуңа күрә бездә бу темага зарланулар күп түгел, нигездә, ерак урамнарда яшәүчеләрдән була, - дип билгеләп үтә Татар Тау Иле авыл җирлеге башлыгы Геннадий Шаров. – Моның өчен без хуҗалык җитәкчелегенә бик рәхмәтле.
Ә кайдадыр, без сөйләгәнчә, үз техникасы булган кешеләр дә ярдәм итә. Бу юлы, аерым алганда, Шәле авыл җирлеге башлыгы авылдашларына ярдәм өчен рәхмәт белдерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса