Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Закон бозулар булмасын өчен

ТР буенча Росреестр идарәсе физик затлар тарафыннан җир законнары үтәлешен тикшерүне яңадан башлап җибәрде.

Катлаулы эпидемиологик хәл аркасында, күзәтчелек чаралары санитария-гигиена таләпләрен катгый үтәп, битлек-перчаткаларны мәҗбүри кулланып, социаль дистанцияне саклап үткәреләчәк.
Җир законнары үтәлешен тикшерү материалларын карау өчен гражданнарны кабул итү түбәндәге адрес буенча үткәрелә: Казан шәһәре, Авангардная урамы, 74 йорт, 7 подъездда 1 сәгать интервалы белән үткәрелә.
Җитешмәгән документларны zemcontrol@mail.ru электрон почтага җибәрергә мөмкин.
- Мондый тикшерүләр үткәрүнең төп бурычы - җир законнарын бозу очракларын кисәтү. Мондый очраклар ачыкланган очракта, дәүләт инспекторлары тикшерү актын төзи, аннары ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен, срокларны билгеләп, мәҗбүри күрсәтмә бирә. Җир законнарын бозучыга карата тикшерү нәтиҗәләре буенча административ тәэсир итү чарасы кулланыла. Алга таба дәүләт инспекторлары ачыкланган хокук бозуларның бетерелүен, булмавын күзәтеп тора. Әгәр юк икән, административ материаллар төзелә һәм гаепле затларны дәүләт җир күзәтчелеге органының законлы күрсәтмәсен үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тарту өчен судка җибәрелә, - дип хәбәр итә ТР буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Линар Гатин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса