Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үзизоляция чорын балалар белән файдалы итеп үткәрдек

Безнең районнан Гайнетдиновлар гаиләсе мәҗбүри каникуллар вакытында үз балаларына күңел ачарга ярдәм иткән тәрбиячеләргә рәхмәт хаты язып җибәрде.

"Хәтта олы кешегә дә өйдә утыруы кыен. Ә балаларны көн дәвамында нәрсәгә булса да җәлеп итү өчен күпме көч кирәк! Без өйдә утырганда, балаларыбызга да, үзебезгә дә нинди дә булса шөгыль табарга кирәк иде. Мультфильм һәм компьютер уеннары - яхшы, әлбәттә, әмма сабыйлар яки мультик карап арыган балалар, әти-әниләренең үзләре белән шөгыльләнүләрен тели. Без Көек авылындагы “Алтын балык” 1 нче номерлы балалар бакчасының консультация үзәгенә сорау белән мөрәҗәгать иттек - карантин вакытында балалар белән вакытны ничек үткәрергә? Белгечләр безнең проблемага игътибар белән карадылар, без бик күп киңәшләр алдык.
Безгә берничә кызыклы идея тәкъдим иттеләр - иске журналлардан картинкалар кисү, фольга, су белән уеннар, кул астындагы материаллардан мөстәкыйль рәвештә ясарга мөмкин булган математик уен һәм башкалар. Нәтиҗәдә, без гаиләбез белән бергә үзизоляция чорын файдалы итеп үткәрә алдык. “Бик зур рәхмәт!” – дип язган Гайнетдиновлар гаиләсе.
Исегезгә төшерәбез, хәзер балалар бакчалары гадәти режимда эшли башлады. Ата-аналарга битлек һәм перчатка кимичә, балалар бакчасы территориясенә керергә ярамавын да белү мөһим.


Һәр иртә тәрбияләнүчеләрне педиатр карый. Әгәр балада салкын тию билгеләре ачыклана икән, аны өенә кайтарып җибәрәләр. Ата-аналарның үз балалары сәламәтлеге торышына тагын да игътибарлырак булуларын сорыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса