Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Зөбәйдә Саттарова: «Мин көн саен тәүлек буе эштә»

Районда 21 авыл җирлеге бар, шуларның икесендә генә хатын-кыз җитәкчелек итә, аларның берсе – Кощак авыл җирлеге башлыгы Зөбәйдә Саттарова.

Зөбәйдә Нургалиевна хәл итәргә тиешле проблемалар – көнкүрештәге гадәти проблемалар, шуңа да алар һәрберсе бик мөһим. Краннан су килми, чүп-чар чыгарылмый, ут янмый, урам буйлап сукбай этләр йөри – аның янына еш кына шушы проблемалар белән киләләр яки шалтыраталар. Өйдә барлык эшмәшәкатьләрне гаилә башлыгы хәл итә, ә авыл җирлегендә барысы да хатын-кыз җилкәсенә төшә.

Халык санын алу мәгълүматлары буенча, анда сигез меңнән артык кеше яши. Әмма Зөбәйдә Саттарова, ир-атка мондый вазифада булу авыррак, дигән фикердә.

– Ир-ат рухи яктан чыдый алмый. Минем билгеле бер эш графигым юк, көн саен тәүлек буе эштә. Көннең һәм төннең теләсә кайсы вакытында мөрәҗәгать итәргә мөмкиннәр, – диде ул.

Кощак мәктәбендә эшеннән ял итә, ул анда рус теле һәм әдәбиятыннан укыта. Педагогик эшчәнлек белән 1996 елдан бирле шөгыльләнә. Укытучылык эше аның күңеленә рәхәтлек бирә. Үз вакытында мәктәп директоры, мәдәният бүлеге башлыгы булган.
 

Кощакта ул өч яшьтән бирле яши, анда ул әти-әнисе белән күченеп кайткан. Кияүдә, 15 яшьлек улын тәрбияли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса