Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Әлбәден авылыннан Зоя һәм Николай Захаровлар 60 елга якын ир белән хатын

Бөек Ватан сугышында Җиңү юбилеенда гаиләгә бүләкләр тапшырдылар.

Сугыш вакытында, сугыштан соңгы елларда бик күп авырлыклар кичергән, әмма күңелләрендә мәхәббәт, хөрмәт хисләрен һәм рух күтәренкелеген саклап калган гаилә пары тарихы. Бөек Ватан сугышында Җиңү юбилеенда гаиләгә бүләкләр тапшырдылар.

Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»

Николай белән Зоя бер-берсе белән кавышканчы икесе дә бик күп авырлыклар, зур югалтулар кичергәннәр. Николай Васильевич гаиләсендә алты бала була. Аның әтисе фронтка 1941 елда китә һәм 1950 елда гына кайта. Зоя Степановна әтисез үсә: ул армиягә 1939 елда ук алына. Хатыны Мария Кузьминична аны озатканда йөкле була – Зоя аларның бердәнбер балалары. Әтисе Сталинград сугышы вакытында хәбәрсез югалган. Әнисе пенсиягә чыкканчы башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән, ә әтисе сугышка кадәр Керәшен Сәрдәсе мәктәбе директоры булган.

Зоя белемле гаиләдә үскән булуга карамастан, мәктәптән соң укуын дәвам итмәгән. Кыз үзен гаиләсенә багышларга булган – әнисен ялгыз калдырырга теләмәгән һәм авылдан китмәгән. 1958 елда ул фермага сыер савучы булып урнашкан һәм 1995 елга кадәр шунда эшләгән. Башта төркемендәге 25 сыерны кул белән, ә 1977 елдан – саву аппаратында сава. Мактаулы сыер савучы буларак пенсиягә чыккан.

Николай Васильевич шул ук фермада терлекче булып эшләгән: бозаулар караган, тирес чистарткан, сыерлар ашаткан, печән һәм бәрәңге ташыган. Эш авыр була – тирес төялгән арбаларны кул белән тартып түккән.

Зоя Степановна сугыш елларын: ачлыкны, черегән бәрәңге ашауларын, әтисез тормышын әле дә авыр сулап искә ала. Ул бүтән беркемнең дә сугыш дәһшәтен күрмәвен, балаларның тулы гаиләдә үсүен, ә барлык кешеләрнең ул ире белән гомер иткән кебек озак һәм бәхетле яшәвен тели.

Инфаркт аркасында Николай са да, Зоя Степановна һаман да керәшен халык җырларын яратып җырлый. Авыл бәйрәмнәрендә алар һәрвакыт халыкның яраткан җырчылары булган.

Алар 18 яшьтә танышканнар, ләкин өйләнешергә ашыкмаганнар – биш ел үз хисләрен сынаганнар, шуннан соң гына туй ясаганнар.

– Мин аны яраттым – ул яхшы, тәрбияле, өстәвенә, үзе бик чибәр иде. Ул гармун уйный, ә мин җырлый идем. Шулай кавыштык та инде, – диде елмаеп Зоя Степановна. – Һәрвакыт тату яшәдек. Ул беркайчан да кул күтәрмәде, тупас сүз әйтмәде.

Гаиләдә алты бала туа. Зоя Степановнага хәтта “Герой ана” медален дә тапшырганнар. Ике бала, кызганыч, вафат, ә дүртесе үз гаиләләре белән яши. Уллары Иван ике ел Әфганстанда хезмәт иткән, Василий Мурманскта диңгезче булган.

25 ел Захаровлар ирнең әтиәнисе белән яшәгәннәр. Зоя Степановна әлегә кадәр каенатасы белән каенанасына ярдәмнәре өчен рәхмәтле: алар ир белән хатын эшләгәндә балаларын караганнар, ашарга пешергәннәр һәм хуҗалыкта булышканнар.

– Мин бәхетле кеше. Беренчедән, миңа гомер бүләк иткән өчен әтиәниемә рәхмәтлемен. Икенчедән, Ходайга – озын гомер биргәне өчен, әни, әби, карт әби булганым өчен. Балаларым исән-сау һәм безне хөрмәт итүләре өчен рәхмәт. Кышын Казанда торабыз, ә җәен кайчак авылга кайтабыз. Балалар безне ялгыз калдырмыйлар – чиратлашып бездә куналар, иртән эшкә китәләр. Мондый кайгыртучан балалар белән бәхетсез булырга мөмкинмени? Безнең 11 оныгыбыз һәм 11 оныкчыгыбыз бар – барысы да безне ярата, – дип сөйләде Зоя Захарова.

Аларның гаилә бәхете сере очраклы гына ачылды. Әңгәмә барышында фотограф фотога төшергәч, Зоя Степановна шунда ук яңадан төшерүне сорады:

– Мин бит хәтта елмаймадым да! Әйдә тагын бер тапкыр төшер – һәрвакыт елмаерга кирәк, – диде.

Зоя Степановна белән Николай Васильевичка карап сокланмый мөмкин түгел, чөнки алар гел елмаеп торалар, аларның көләч йөзләреннән нур бөркелә. Аларның гаилә коруларына ярты гасырдан артык, төгәлрәк әйткәндә, 59 ел.

Александр Козлов, авылдашлары:

– Бүген алар Әлбәдендә яшәүче 80 яшьтән өлкәнрәк кешеләр арасында шушы авылда туган бердәнбер гаилә. Коля абый белән Зоя апа башкалардан бернәрсә белән дә аерылып тормадылар, зур батырлыклар эшләмәделәр, болар гади авыл кешеләре, сугыш балалары, хезмәт кешеләре. Гомер буе колхозда эшләделәр. Әмма шул ук вакытта бу үрнәк, хөрмәтле гаилә. Барлык авылдашлар исеменнән аларның киләсе елда бергә яшәүләренең 60 еллыгын билгеләп үтүләрен телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса