Зур машина йөртүчеләрне тикшерүләр көтә
Июнь башыннан «Трактор-тагылма» операциясе старт алды, ул Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге ЮХИДИ белән берлектә үткәрелә.
Ул хокук бозуларны профилактикалау һәм юл-транспорт һәлакәтләре санын, үзйөрешле машиналар һәм юл-төзелеш техникасы, үзйөрешле машиналарга тагылмалар катнашында бәхетсезлек очраклары санын киметү максатларында уза. Бу чорда үзйөрешле техниканың һәм арбаларның техник торышы, файдалануга рөхсәт булу, дәүләт теркәү билгеләре урнаштыруның дөреслеге, машина йөртүчедә тракторчы-машинист таныклыгы булу, кешеләрнең гомере һәм сәламәтлеге өчен куркынычсыз эксплуатацияләү таләпләрен үтәү тикшерелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа