Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Званка авылында “Рамазан” мәчетен үзгәртеп төзи башладылар

Теләге булганнар үз өлешләрен кертә ала

 

Төзелеш 2,8 миллион сумга төшәчәк. Эшләрнең төп өлешен Корбан бәйрәменә кадәр башкарырга планлаштыралар: фундамент, стеналар, металл конструкцияләр һәм түбә.

Төп өлешне башкару өчен ике миллион сумга якын акча кирәк. Битараф булмаганнар ярдәме белән без инде миллион сумнан артык акча җыйдык, – дип билгеләп үтте мәчет имамы Илдар хәзрәт Шаһалиев.

Матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр 89061082674 телефоны буенча имам белән элемтәгә керә ала.

Җирле Аллаһ йортында актив эшчәнлек алып баралар. Анда дин сабаклары укыталар, балалар өчен җәйге лагерьлар оештырыла, барлык мөселман бәйрәмнәре үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса