Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Конкурслар

Питрәчлеләр “Ел туе”н сайладылар

Туй – һәр кешенең тормышында иң бәхетле вакыйга. Бер генә бәйрәм көненә дә без болай тырышып һәм ныклап әзерләнмибез. Ә туй фотографияләрен без соңыннан, бу вакыйганың һәр мизгелен искә алырга тырышып, күп тапкырлар карыйбыз. Без сайт укучыларына аларның тормышындагы әлеге исктиткеч көнне тагын бер кат искә алу һәм безнең белән уртаклашу мөмкинлеге бирдек.

Безнең pestrecy-rt.ru сайтында “Ел туе-2018” фотоконкурсы тәмамланды. Туй альбомнарының дистәләрчә ел саклануы очраклы түгел, аларны кияү һәм кәләш кенә түгел, аларның балалары, ә аннары инде оныклары да карарга ярата. Бу юлы фотоконкурста унҗиде пар катнашты. Иң күп тавыш җыючылар – Михаил һәм Дарья Прониннар, алар өчен 1045 кеше тавыш бирде. Бүләкләү тантанасына аларның әниләре килде, чөнки яшьләр эштә иделәр.
- Бу иң азартлы конкурс булды. Безнең яшь парлар күп сандагы туганнарыбыз һәм дусларыбыз ярдәмендә җиңүгә иреште. Тавыш бирү вакытында һәр иртәбез сайтка керүдән башлана иде, - диде күптән түгел генә каенана булган Лидия Пронина.


Икенче урынны 823 тавыш җыйган Игнатьевлар гаиләсе алды.Бүләкләү тантанасына Анастасия һәм Константин ай ярымлык кызлары Милана белән килгәннәр иде. Константин тренер булып эшли. Үз җиңүләре өчен алар Питрәч боз сараенда шөгыльләнүче яшь хоккейчылар командасына һәм аларның әти-әниләренә рәхмәт белдерәләр.

Ә өченче урынны Виктор һәм Надежда Дмитриевлар алды, алар 694 тавыш җыйдылар.


Җиңүчеләр фотоконкурс спонсоры – ИП Шәрәфетдинов Н.Г. “Ювелир әйберләр” кибетеннән (Питрәч авылы, Гаврилов урамы, 16 йорт, «Каймак» сәүдә йорты) бүләкләр алдылар.
 

Элек якын кешеңне сөендерер өчен җир читенә барырга, бәхет кошын койрыгыннан эләктерергә яисә алтын балык тотарга кирәк булган. Ә хәзер моның өчен бары тик “Каймак” ювелир эшләнмәләр кибетенә керергә һәм күп сандагы алтын, көмеш һәм хәтта бриллиант әйберләр арасыннан күңелгә хуш килгәнен сайлап алырга гына кирәк.


- Бездә ассортимент зур, ташламалар бар, югары бәяләрдән затлы металл сатып алу дәвам итә, иске алтынны яңага алыштырабыз, - ди кибет сатучысы Эльвира Садыйкова.
Реклама хокукында

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса