Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Куркынычсыз хәрәкәт

2021 елда Питрәч районы суды исерек килеш йөргән өчен 28 җинаять эшен караган

Исерек шоферлар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны көннән-көн арта.

Россиядә исерек килеш машина йөртү җитди хокук бозу булып санала. Исерек килеш руль артына утырган өчен җәза административ хокук бозулар кодексының 12.8 статьясы яки кабат хокук бозган өчен РФ Җинаять кодексының 264.1 статьясында каралган.
Әмма җәзаның җитди булуына карамастан, машина йөртүчеләр руль артына исерек килеш утыруларын дәвам итәләр. Мәгълүматлардан күренгәнчә, 2021 ел нәтиҗәләре буенча Питрәч район суды күрсәтелгән категориядәге 28 җинаять эшен караган. Суд практикасын өйрәнгәндә күрсәтелгән категория эшләре буенча мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза билгеләнгән. Кайбер каралган эшләр буенча  башка хөкем карарлары буенча билгеләнгән җәзалары үтәп  бетерелмәгән җәзаларны өлешчә берләштереп иректән мәхрүм итү, транспорт чаралары белән идарә итү белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендә  соңгы җәза билгеләнгән.

Җинаять кодексы статьясына яңа төзәтмәләр бу статья  буенча хөкем ителгән кешеләр өчен катгыйрак җаваплылыкны күздә тота, - дип билгеләп үтә суд пресс-секретаре А.М.Кулагина. - Кеше 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителәчәк һәм билгеле бер вазыйфаларны башкару яки алты елга кадәр билгеле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукына ия булмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса