9 ай эчендә Питрәч районы территориясендә 650 юл транспорт һәлакәте теркәлгән
Куркынычсыз хәрәкәт

9 ай эчендә Питрәч районы территориясендә 650 юл транспорт һәлакәте теркәлгән

Шулай ук балаларның юл травматизмы артуы күзәтелә.

2023 елның 9 аенда Питрәч районы территориясендә 650 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларның 56сында 4 кеше һәлак булган һәм 68е тән җәрәхәте алган.

Балаларның юл травматизмы артуы күзәтелә. 2023 елның узган чорында 14 юл-транспорт һәлакәтендә 14 бала төрле тән җәрәхәтләре алган, 1се һәлак булган.


БДД