Биш Питрәч компаниясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларның антирейтингына эләккән
Куркынычсыз хәрәкәт

Биш Питрәч компаниясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларның антирейтингына эләккән

Барлыгы алар 500дән артык кагыйдә бозуга юл куйган

Татарстанның юл хәрәкәте иминлеге буенча Хөкүмәт комиссиясе агымдагы елның алты ае йомгаклары буенча юл хәрәкәте кагыйдәләрен боза торган оешмаларның антирейтингын төзеде. Исемлеккә Питрәч районында теркәлгән биш предприятие кергән.

Антирейтинг лидеры «Кощаковский АХП» ҖЧҖ булды - 193 очрак. Исемлектә шулай ук: «Агроторгсервис» ҖЧҖ (108), «СЛС Технология» ҖЧҖ (93), «СК Панорама» ҖЧҖ (73) һәм «СК БРИКС» ҖЧҖ (71).

Бу биш оешма беренче яртыеллыкта юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 538 очрагына юл куйган. Хокук бозучыларга карата административ йогынты чаралары күреләчәк. Комиссия предприятие җитәкчеләрен хезмәткәрләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәвенә контрольне көчәйтергә чакыра.


БДД