Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Куркынычсыз хәрәкәт

Питрәч районы җәяүлеләр кичүләрен билгеләү өчен акча бүлеп бирәчәк

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе утырышында юлларда аварияләр санын киметү чаралары турында фикер алыштылар.

Питрәч районы буенча ДАИ бүлекчәсе башлыгы Рәмис Аллямов борчулы статистика җиткерде: ел башыннан 481 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Һәлакәтләрдә 4 кеше һәлак булган, 24 кеше җәрәхәт алган.

Үлем белән төгәлләнгән аварияләр региональ әһәмияттәге автомобиль юлларында булган. Бу Казан-Шәмәрдән һәм М-7 Тогашево-Обухово участоклары.

Автомобиль юлларында җәяүлеләрне бәрдерү очраклары арткан. Рәмис Аллямов соңгы инцидентлар турында сөйләде:

– 13 майда Көек авылында “Хавал” автомобиле йөртүчесе җәяүлене бәрдергән. Ул көнне җәяүлеләр кичүендә “зебра” әле юк иде.15 майда “Царево” торак комплексында Җәлил урамында “Киа Рио” йөртүчесе шулай ук җәяүлеләр кичүендә җәяүлене бәрдергән. Бу урындагы юл билгеләре тузган. Шул ук көнне Көектә 25 кварталда “Тойота” автомобиле йөртүчесе юл билгеләре күренми торган җәяүлеләр кичүеннән юл аша чыккан кызны бәрдергән. Балага оча һәм умыртка сөяге сыну диагнозы куелган. Бу юлда да асфальтта билгеләр юк.

Гомуми файдаланудагы региональ әһәмияттәге автомобиль юлларына, шул исәптән җәяүлеләр кичүләренә билгеләр салу белән “Главтатдортранс” ДКУ шөгыльләнә. Оешма вәкиле билгеләп үткәнчә, план буенча мондый эшләрнең беренче этабы 1 июньгә төгәлләнәчәк. Район үзәгендә юлларны карап тоту буенча “ДРСУ” ҖЧҖ белән килешү төзелгән.

— Питрәчтә юлларга төп горизонталь сызыкларны һәм юл кырыен билгеләүче ике сызыкны салу эшләре ел саен 9 майга кадәр башкарыла, аның гомуми озынлыгы 100 километр. Шулай ук 35 җәяүлеләр кичүе һәм 16 ясалма тигезсезлек ясау буенча да эшләр башкардык, – дип билгеләп үтте оешма җитәкчесе Марсель Вафин.

Район башлыгы Рәис Сөләйманов муниципаль юллардагы җәяүлеләр кичүләрендәге билгеләрне тиз арада ясарга кушты:

– Балалар каникулга чыкты, күбесе шәһәрдән кайтачак, районда төрле чаралар уза, аларда кунаклар күп булыр дип көтелә. Машина йөртүчеләр таныш булмаган урында юл аркылы чыгу урынын күрмәскә һәм тизлекне киметмәскә, ә җәяүлеләр ориентирны югалтырга мөмкин. Шуңа күрә якын арада смета төзергә һәм бу максатлар өчен муниципаль бюджеттан финанслау бүлеп бирергә кирәк, – дип билгеләп үтте ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: БДД