Юл-патруль хезмәте экипажлары көчәйтелгән режимда эшләячәк.
16нан 29 октябрьгә кадәр Питрәч районы территориясендә ЮХИДИ хезмәткәрләре «Исерек шофер» профилактик чарасы үткәрәчәк. Аның максаты – исереклек билгеләре булган машина йөртүчеләрне ачыклау һәм аларны транспорт белән идарә итүдән читләштерү.
Бу көннәрдә юл-патруль хезмәте экипажлары көчәйтелгән режимда эшләячәк. Иртәнге сәгатьләргә һәм ял көннәренә аерым игътибар биреләчәк – нәкъ менә бу вакытларда исерек машина йөртүчеләр катнашында юл-транспорт һәлакәте куркынычы арта.
Район халкын битараф калмавын сорыйлар: әгәр сез исерек шоферның руль артына утыруына шаһит булсагыз, бу хакта дежур частька яки бердәм 112 номерына хәбәр итегез. Бәлки, нәкъ менә сезнең мөрәҗәгать фаҗига булдырмый калыр.