Питрәчле исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен хокукыннан мәхрүм ителде
Куркынычсыз хәрәкәт

Питрәчле исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен хокукыннан мәхрүм ителде

Юл хәрәкәте иминлеге муниципаль комиссия мәгълүматы буенча

Исерек килеш машина йөртүче Романчев А.Н. медицина тикшерүе узудан баш тарткан һәм бу аңа кыйммәткә төшкән.

Җәмәгать судьясы карары белән ул РФ КоАП 12.26 статьясының 1 частенда каралган хокук бозуда гаепле дип табылды.

Аңа 30 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән, шулай ук ул 1,6 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән.


БДД