Питрәчтә кар автомобильләрен тикшерәчәкләр
Дәүләт техкүзәтчелек хезмәте районның ЮХИДИ, Гадәттән тыш хәлләр бүлеге һәм аучылык хезмәте белән берлектә "Кар автомобиле-2016" профилактика операциясе үткәрә.
Аның максаты - кар автомобиле хуҗаларының юл хәрәкәте, техника куркынычсызлыгы, теркәү кагыйдәләрен үтәве һәм кар автомобильләренә техтикшерүне вакытында үткәрү, шоферның машина йөртү таныклыгын тикшерү. Кар автомобильләрен теркәү кагыйдәләрен бозган өчен 1,5 мең сумнан 2 мең сумга кадәр штраф каралган, техтикшерүсез транспорттан файдаланган, тиешле категория таныклыктан башка йөргән өчен 100 сумнан алып 300 сумга кадәр, ә вазыйфаи затларга 1000 сумга кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа